Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста алиментлар эзләтеп алу буенча гражданнарны кабул итү бердәм көне үткәрелде

Халык белән очрашуларда район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов, опека бүлеге мөдире Регина Галиуллина, халыкны соцаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова һәм суд приставлар хезмәте башкаручылары катнашты. Аларга барлыгы 4 кеше мөрәҗәгать итте.

 

 Беренче сорау мондый иде:

-Алимент түләргә тиешле зат Россиянең башка төбәгендә яши. Аңардан алиментлар килгәне юк. Кулымда аның бу бурычын башкару белән бәйле рәсми документлар да юк. Мин бу документларның күчермәләрен соратып ала аламмы? Бу кешегә туры мөрәҗәгать итү мөмкинлегем юк. Аның янына барырга да ерак. Гаризаны почта яки Инернет аша электрон юл белән генә юллау мөмкинме?

Икенчесе:

- Алимент түләргә тиешле затның бурычларын кичерү өчен аның милкендә булып саналган фатир өлешен үзара килешеп, балигъ булмаган уртак балага күчереп буламы?

Өченчесе:

-Минем уйлавымча, алимент бурычлары булган затның айлык хезмәт хакы, башка керемнәре турындагы мәгълүматлар кечерәйтелеп күрсәтелә һәм чынбарлыкка туры килми. Мин бу шикләнгән мәгълүматларның дөреслеген ничек тикшертә алам?

Дүртенче сорау:

-Алиментларны эзләтеп алу өчен кайда, нинди тәртиптә мөрәҗәгать итәргә кирәк?

Барлык сорауларга да бердәм кабул итү вакытында тулы һәм аңлаешлы җаваплар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев