Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста армиягә китүче егетләр белән очрашу булды

Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская , Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин Апаста армиягә китүче егетләр белән очрашты

Көзге чакырылыш башлану уңаеннан һәм егетләргә хокукларын белергә ярдәм итү максатыннан, районга Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская килде.
Район мәдәният йортында Апас, Кайбыч, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш районнары хәрби комиссарлары, армия яшендәге егетләр, “Яшь армияче“ләр катнашында “Хезмәткә чакырылучының хокуклары“ темасына зона киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин алып барды.
–Ел саен шундый очрашулар уза. Быел Апас районына килдек. Җыелышта егетләр өчен файдалы мәгълүматлар яңгырый: армиядә ничек хезмәт итәргә, анда нинди проблемалар бар, сәламәтлек хакында һәм башка темаларга тукталып үтәбез, – диде Сәрия Сабурская.
Чыгышларда солдат тормышы, аларның хокуклары, кораллы көчләр төрләре турында тулы мәгълүматлар яңгырады. Булачак солдатларга хәрби комиссар һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән аралашу мөмкинлеге тудырылды.
–Сездә яшь буынга хөрмәт зур. Хәрби частька шефлык итү дә зур һәм кирәкле эш. Ульян өлкәсенең 42731 частена бик теләп шефлык итәсез. Әлеге эш 2010 елдан бирле бара. Ул яшь буынны, үзегезнең егетләрне кайгырту билгесе. Район егетләре сынатмый. Солдат хезмәте ул – тормышка әзерли. Һәм ул сезне тормышыгызда гомер буе озата барачак, – диде Сергей Погодин.
Чарада хәрби хезмәт юлын намус һәм горурлык белән узган егетләр дә катнашты. Чирмешән егете Илнар Насыйбуллин һәм Морзалардан Рушан Миңнуллин читтә узган бер елның тормышка әзерләвен билгеләп үттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев