Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста “Балкыш” фестивале дәвам итә

Районда “Балкыш” өлкән үзешчәннәр республика фестиваленең муниципаль этабы уза.

(3 февраль, “Апастово-информ”).


Сайлап алу туры 2нче февраль көнне Урта Балтай мәдәният йортында узды. Биредә Урта Балтай, Олы Бакырчы, Чирмешән, Тутай авыл җирлекләреннән килгән үзешчәннәр катнашты. Өлкәннәр җыр, бию, нәфис сүз, инструменталь һәм вокал ансамбльләр номинацияләре буенча чыгыш ясады. 
“Шунысы сөенечле - карлы-буранлы көн булуга карамастан, өлкәннәр шактый җыелды. Нинди генә сәләт ияләре юк иде биредә… Иҗатка, сәнгатькә гашыйк ир-атларның күп булуы аеруча куандырды. Җырладылар да, шигырьләр дә сөйләделәр, төрле уен коралларында көйләр дә яңгыраттылар. Бер-берсе белән очрашып, рәхәтләнеп аралашу өчен дә зур мөмкинлек булды. Чарада шулай ук халык иҗаты күргәзмәләре дә оештырылды. Күңел җылысын салып эшләнгән кул эшләре дә сокландыргыч иде. Соңыннан һәр катнашучыга да Грамоталар тапшырдык”, - дип хәбәр итте район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев