Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста “Бердәм Россия” партиясе фракциясе депутатлары Координацион Советының күчмә утырышы узды

Бу уңайдан районга зур кунаклар - Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советының “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, республика районнары вәкилләре килде.

 


(18 август, “Апастово-информ”). 
 


Кунаклар иң элек район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә Каратунда урнашкан сөт-май комбинаты эшчәнлеге белән таныштылар. Комбинатның һәр мәйданчыгында булып, югары технологияле сөт эшкәртү һәм продуҡцияне җитештерү җиһазлары белән кызыксындылар. 

 

“Оешмабызда 118 кешегә эш урыны булдырылды. Ярым каты, каты сыр һәм майлы-майсыз коры сөт җитештерәбез. Районда җитештерелгән продукция югары стандартларга туры килерлек итеп эшләү - төп максатыбыз”, - дип таныштыра сөт комбинатының генераль директоры Александр Емшанов. 

 

Районыбыз кунаклары шулай ук шәхси эшмәкәр Лилия Зәйнуллинаның теплицасында да булдылар. 

Лилия Зәйнуллина моннан 15 еллар элек үз эшен башлап җибәргән иде. Шушы еллар эчендә зур тәҗрибә туплап, бүгенге көндә аның зур коллективы, горурланып сөйләрлек эшләре бар. 

“2008 елда теплицада яшелчәләр үстерү белән кызыксынып, үз эшемне башлап җибәрдем. Җирләр сатып алып, беренче кыярларыбызны үстерә башладык. Бүгенге көндә бик күп төрле чәчәкләр, кыяр-помидорлар үстерәбез. Чәчәкләрнең төрләрен арттырып торабыз. Эшне җиңеләйтү өчен яңа җиһазлар да булдырдык. Теплицада эшләүче хезмәткәрләр барысы да районыбыз кешеләре. Эшнең кызган чагында тагы да күбрәк кеше ялларга туры килә. Хезмәт хакларын вакытында түләп барабыз. Киләчәктә эшчәнлегебезне тагын да җәелдерү нияте белән яшибез”, -ди шәхси эшмәкәр. 

Кунаклар район үзәк китапханәсенә дә кереп чыктылар. Биредә алар китапханәчеләр белән очраштылар, яңа модель китапханә белән таныштылар. 2021 елда милли проект кысаларында откан Грант буенча ачылган модель китапханәнең заманча ремонты, уңайлы шартлары, яңа җиһазлары кунакларда зур кызыксыну уятты. 

Эш сәфәре “Алга” яшүсмерләр клубында дәвам итте. Районыбыз кунаклары биредә көмеш волонтерлар белән очраштылар, аларның изге гамәлләре белән таныштылар. Өлкән апалар биредә яралыларны коткару өчен тактик носилкалар, эчке киемнәр, махус сумкалар тегәләр. Биредә эш кайнап тора - бер төркем апалар носилкалар җыя, икенчеләре тегү эшен башкара. Биредә апа-абыйлар гуманитар ярдәмнең яңадан-яңа төрләрен уйлап табалар. 

Район мәдәният йортында эш сәфәренең төп өлеше - Бердәм Россия” партиясе фракциясе депутатлары Координацион Советының күчмә утырышы узды. Аның төп темасы - “Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә, аларның гаиләләренә һәм яңа регионнарда яшәүче халыкка адреслы ярдәм күрсәтү” иде. 

Утырыш район башлыгы Айрат Җиһаншин чыгышы белән башланып китте. Ул һәр тармак буенча ирешелгән уңышларга, башкарылган эшләргә тукталды. Районның республика программаларында актив катнашуын, җирле чыгымнардан бик күп эшләр башкарылуы хакында сөйләде. 

Утырышта район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров бүгенге көндә Украинада хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның гаиләләренә ярдәм чаралары, Лисичанск, Донецк, Луганск халкына җибәрелгән гуманитар ярдәмнәр буенча чыгыш ясады. Шулай ук Апас районының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары җитәкчесе Гүзәлия Зыятдинова, Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. 

“Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы ветераннары бик аз калды. Без әлбәттә, аларның батырлыгын мәңге онытмабыз. Хәзерге вакытта егетләребез кайнар нокталарда безнең тынычлыгыбызны саклый. Аларның гаиләләренә дә без тиешле дәрәҗәдә игътибар күрсәтергә, ярдәм итәргә тиеш. Бер хәрбинең гаиләсе дә ярдәмнән читтә калмасын иде”, - диде утырыш ахырында Татарстан Дәүләт Советының “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов, 

Күчмә утырыштан соң бүләкләү тантанасы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев