Апаста берьюлы ике спорт бинасы: “Дельфин” йөзү бассейны һәм “Апас” спорт залы ачылды
Бүген Апасыбыз тарихында тагын бер истәлекле вакыйга булып узды. Бер ел эчендә сафка баскан “Дельфин” йөзү бассейны һәм “Апас” спорт залы апаслылар хозурына тапшырылды.
Республика программасы нигезендә төзелгән мондый бассейн барлыгы 7 районда ачылды. Биналарның ачылыш тантанасы да үзенчәлекле үтте. Мамадышта барган шушындый ук бассейн ачылу тантанасыннан Татарстан Пре¬зиденты Рөстәм Миңне¬ханов белән телекүпер оештырылды. Телекүпер вакытында район башлыгы Рәшид Заһидуллин Президентыбызга ачылышка әзер булуын белдереп, барлык апаслылар исеменнән олы рәхмәтен җиткерде. Рөстәм Миңнеханов бассейн ишекләрен ачарга үзенең хәер-фатихасын биргәннән соң, тантананың иң истәлекле мизгелләре башланып китте. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин барлык апаслыларны истәлекле бәйрәм белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юллады.
Апаслыларның шатлыгын уртаклашырга “ Ак Барс” банкы идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, Казан Федераль университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Дәүләт инвестицион-төзү идарәсе җитәкчесе урынбасары Равил Хисаметдинов та килде. Алар бу шатлыклы вакыйга уңаеннан үзләренең изге теләкләрен җиткерде.
“Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев барлык апаслыларны тәбрик итеп, Республика җитәкчелеге исеменнән спорт җиһазлары алу өчен 100 мең сумлык Сертификат тапшырды.
Район башлыгы үз чиратында биредә катнашкан кунакларның һәммәсенә район белән дус мөнәсәбәттә булып, даими ярдәм итеп торганнары өчен ихлас рәхмәтен ирештерде.
Бинаны төзегән “ФОРТЭКС” төзелеш оешмасы җитәкчесе Азат Гайнетдинов “Дельфин” йөзү бассейны җитәкчесе Айдар Хәйруллинга символик ачкыч һәм 20 комплект балаларга йөзү жилетлары алу өчен Сертификат бүләк итте.
Изге теләкләр, рәхмәт сүзләре яңгыраганнан соң, балалар белән берлектә кызыл тасманы кисеп, кунаклар бассейн бинасының эченә үтте. Биредә аларны беренче тапкыр йөзәргә килүче балалар каршы алды. Һәркем искиткеч зәвык белән, барлык уңайлыклар белән эшләнгән йөзү бассейны белән танышты.
Бассейннан чыгу белән апаслылар янәшәдә генә урнашкан “Апас” универсаль спорт залы ачылу тантанасына юнәлде. Биредә район башлыгы һәм хөрмәтле башкала кунаклары тантаналы шартларда универсаль спорт залы җитәкчесе Руслан Нургаливка символик ачкыч тапшырып, кызыл лентаны кисеп, түргә үттеләр. Апасның яшь батыр егете, милли көрәш буенча Россия чемпионы Азамат Мөхәммәтшин балаларны, яшьләрне спортка җәлеп итүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен район башлыгына, килгән кунакларга барлык яшь спортчылар исеменән олы рәхмәтен әйтте.
Спорт биналарын ачу тантанасы белән бергә физкультурачылар көне дә билгеләп үтелде. Барлык райондашлар өчен истә калырлык зур чара булды бу. Бирегә килүче райондашларны мәктәп укучылары, балалар бакчалары нәниләре, яшь гвардиячеләр, яшь армиячеләр, форпостчылар каршы алды. Район мәктәпләре, балалар бакчалары коллективлары төрле кул эшләнмәләре күргәзмәләре тәкъдим иттеләр. Гармунчылар моңлы көйләрен яңгыраттылар. Мәйдан читендә плау пеште, табада коймак чыжлады, чәй кайнады. Футбол мәйданчыгында, Боз Сараенда дусларча уеннар барды. Үзәк ял паркында район мәдәният хезмәткәрләре күңелле бәйрәм концерты күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев