Апаста “Без бергә” фестиваленең гала-концерты узы
1449
0
Бүген Апас мәдәният йортында “Без бергә” балалар халык иҗаты республика фестиваленең гала-концерты узды
Залда районның иң сәләтле, олимпиадаларда, төрле конкурсларда җиңү яулаган уку алдынгылары урын алды, ә сәхнәдә фестивальнең сайлап-алу турыннан узган җыр-моңга гашыйк балалар, гаиләләр чыгыш ясады. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина һәм мәгариф бүлеге белгечләре катнашты. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина укучыларга, фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләп, үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. Укуда аеруча уңыш яулаучы укучылар бер-бер артлы сәхнә түренә чакырылды. Аларга Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Зал моңга һәм шат авазларга күмелде.
Ләлә Сафиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев