Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста биологик чистарту корылмасы булачак

Апаста республикакүләм программа нигезендә биологик чистарту корылмасы төзелә башлады. Ул тәүлегенә 350 куб. метр кулланылган суны кабул итеп, чистартырга сәләтле булачак. Заманча корылма Апас бистәсе халкына хезмәт күрсәтәчәк.

Яңа чистарту корылмасы Апас башында, иске корылма янәшәсендә урын алган. Төзелеш эшләрен “Альтаир-1“ оешмасы башкара. Төзелеш өчен 47 миллион сум акча сарыф ителәчәк. 
–Төзелеш 1 июльдә башланып китте. Ул ел азагына төгәлләнер дип көтелә. Елгаларны пычрак сулардан саклау, табигатебез чисталыгы, халык сәламәтлеге өчен әлеге корылмалар бик кирәк һәм эшебез әһәмиятле. Пычрак сулар биологик юл белән чистартылачак. Тере бактерияләр актив эшли. Алар пычрак калдык-постыкны ашый, үрчи барып, һаман да килгән “чималны“ эшкәртеп торачак. Чистартылган суны эчәргә ярамаса да, кабат кулланып булачак. Табигатьнең, әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы, елга-күлләрдәге суның сафлыгы, экология проблемаларын хәл итү өчен хезмәт итәчәк бу корылма, – ди “Альтаир-1“ оешмасының директор урынбасары Айрат Хөснетдинов. 
Хәзерге вакытта биредә тулы куәтле төзелеш эшләре бара. Нигез салу тәмамланган. Хезмәткәрләр эретеп-ябыштыру хезмәтләрен башкара. Биредән техника туктап тормый. 
–Яңа сыешлыклар, су үткәргеч озак вакытка чыдамлы, нык материалдан ясала. Янәшәдә яңа бина да урын ала, – ди Айрат Хөснетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев