Апаста бөтендөнья “Юмарт сишәмбе”- (“Щедрыйвторник”) акциясе
Быел районыбыз да бу акциягә кушылды. Бу программа кысаларында район үзәге һәм авылларда иганәчеләр булышлыгы белән берничә хәйрия чарасы уздырылды инде. Шуның чираттагысы-24 ноябрьдә Әниләр көненә, Мәүлед бәйрәменә туры китереп Апас мәктәбе ашханәсендә үтте.
Зур табын корып, Әнәле, Апасның 3 мәчет мәхәлләсендә гомер итүче әти-әниләр, район мөслимәләр оешмасы вәкилләре, остабикә-мөгалимәләр, мәчет картларын кунакка чакыручы Апаста яшәүче Ленар һәм Гөлнара Садыйковлар гаиләсендә бүген ике бала үсеп килә.
-Без бик динле гаиләдә тәрбия алып, әти-әниләребезнең матур үрнәгендә үстек,-ди хуҗабикә, Татарстан Финанс министрлыгы казначылык департаментының райондагы филиалы җитәкчесе Гөлнара. -Әтием Гыйлемхан пенсиягә чаклы район авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләде. Әнием Рәмзия район мөслимәләр оешмасы, район ветераннар Советы активисты буларак танылды, чордашлары, яшьләр һәм балалар арасында зур аңлату эшләре алып бара, динебез үсешенә үзеннән бик тә лаеклы өлеш кертә. Бүген Татарстан Торак Фондында җаваплы вазифада эшләүче энекәшем Булат районда балалар спорты үсешенә теләп ярдәм итә. Сеңелем Венера гаиләсе дә иганәчелек хәрәкәтендә бик актив катнаша. Ирем Ленарның әтисе Рәшит Чирмешән авыл Советы рәисе булып эшләгән чорда, үзеннән соң бик якты эз калдырды, кайнатам авыл мәчете төзелешендә башлап йөрүе белән билгеле.
-Люзия апа белән мәрхүм Рәшит абый бик тәртипле, иманлы итеп үстергән балалары Люция, Роза, Рәис белән төпчекләре Ленар безнең Чирмешәндә һәркем тарафыннан хөрмәт ителә. Алар гаиләләре белән саваплы эшләрдә башлап йөриләр. Ленар белән Рәис әле менә яңа гына авылыбыз зиратында җир казу эшен бик җиңеләйтеп, махсус техника бүләк итте. Авыл Мәдәният йортында үтүче бик күп чараларда да булышалар, авылдашлар исеменнән зур рәхмәт бу игелекле нәсел дәвамчыларына,-ди Чирмешән авыл җирлеге белгече Гөлшат Нуретдинова. –Авылыбызга бер ямь өстәп, урам коесын да бик матур итеп яңарттылар алар. Авыл халкы инде ничә еллар аның рәхәтен күрә. Бу гаилә төзекләндергән коеның халык телендә үз исеме бар хәзер-“Садыйковлар коесы” дибез...
Ленар белән дә сөйләшеп алдым. Тыйнак кеше ул үзе, озак кына тел ачкычын тапкач, тарсынып кына:
-Хәлебездән килгәнчә, инде, Ришат абый. Ничек инде үз туган авылыңа булышмыйсың, ди. Гөлнара белән гаилә корып яши башлауга менә быел 11 ел булды. Авылда хәзер мәчет чирмешәнлеләр өчен зурлап Корбан ашы үткәрә, аңа ел саен гаиләбез өлеше керә, Аллага шөкер. Кендек каным тамган туган авылымда зур эшләрдә абый белән бергәләп, техника белән дә бик теләп булышабыз. Саваплы гамәлләр башкарудан оялырга кирәкмидер, минемчә,-диде.
Апас мәктәбе ашханәсендә бу киң күңелле гаилә үткәргән, Әниләр көне, Мәүлед бәйрәменә багышланган зур табынга 100 кеше чакырулы иде. Хөрмәтле кунаклар ирле-хатынлы Садыйковлар өлеш чыгарган Корбан итеннән дә авыз итте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова, район мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Мәрьям Хәйрова, Җәмигъ мәчете аксакалы Рәшит хәзрәт һәм тагын бик күпләр бу мул табыннны булдыруда өлеше кергән һәркемгә ихластан рәхмәтләрен җиткерде. Әниләр соравы буенча, “Салават күпере” балалар бакчасы хезмәткәре Кафия Мингалиева бик матур җырлар да башкарды.
Бу бәйрәм шаһиты булган мәктәп укучылары фикерен дә беләсем килде. Исемен әйтергә теләмәгән 10 яшлек кенә укучы кыз бала болай диде”
-Мин Гөлнара апаны беләм-безнең мәктәптә укыган бит ул, мин дә үскәч аның кебек булам, үземне укыткан укытучыларны, ак яулыклы, кәләпүшле абый-апаларны шулай хөрмәт итәчәкмен,-диде, оялып кына. Менә бит, нинди үрнәк һәм гыйбрәтләр бар бу саваплы гамәлдә!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев