Апаста дулаган буран шоферларны “сыный“
Кыш фасылы шоферларны бураннары белән “сыный“. Күз күреме начарлану, юллардагы кар көртләре хәрәкәтне авырлаштыра. Шул ук вакытта транспорт һәлакәтләренә дә сәбәпче булып тора.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары сүзләренчә, чәршәмбе көнге буранда 2 машина юл крыена төшкән. Иртәнге якта Апас-Кайбыч юлында хатын-кыз шофер идарәне югалтып, юл читенә төшә. Кичке бишләр тирәсендә Сабан туе тавын төшкәндә “Лада-гранта“ машинасы шоферына ярдәм кирәк була. Олы яшьтәге абзый шулай ук идарәне югалту сәбәпле, кар өеменә кереп бата. Зыян күрүчеләр юк. Машиналар көрттән чыкканнан соң, юлларын дәвам итәрлек хәлдә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев