Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста физкультурачылар көне билгеләп үтелде

7 август – физкультурачылар көне буларак билгеләп үтелә.

(6 август, “Апастово-информ“).



Әлеге уңайдан Апасның Яр буенда физкультурачылар һәм спорт белән дус булган райондашлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды.
Бәйрәмдә спорт өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр, тренерлар, өлкәннәр бүләкләнде. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгына әзерлек, аны уздыру эшләренә өлеш керткән хезмәткәрләр дә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевның Рәхмәт хатына лаек булды.
Район халкын, спорт сөючеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева тәбрикләде.

Районның мәдәният хезмәткәрләре спортчыларыбызга бәйрәм кәефе өстәп, матур җырларын бүләк итте. Бәйрәм спорт уеннары белән дәвам итте. Өлкәннәр арасында да спорт ярышлары уздырылды. “Өченче буын“ ярышларында Буа районыннан килгән өлкәннәр дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев