Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста Фәнис Галәветдинов кубок һәм призларына бильярд ярышлары булды

Район мәдәният йортында 2007-2017 еллар чемпионы Фәнис Галәветдинов кубок һәм призларына бильярд ярышлары оештырылды.

Ул өлкәннәр, яшьләр, урта буын арасында узды. Ярышны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин ачып җибәрде. Ул уенчыларның елдан-ел арта баруын белдерде һәм гадел җиңүләр теләде. Иганәче Фәнис Галәветдиновка спортны үстерүдә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды. 
Уеннар оешкан төстә барды. Өлкәннәр арасында Апастан Рәшит Шәйхиев һәм Фәрит Касыймов беренчелекне бүлеште. Яшьләр арасында Апастан Тимур Сөнгатуллин һәм Азбабадан Тимур Вәлиуллин җиңүчеләр сафында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев