Апаста гадәттән тыш утырыш узды
Кемероводагы хәлләр барыбыз өчен дә аяныч булды. Янгында һәлак булучыларның гаиләләренә, якыннарына Ходай сабырлык бирсен.
Шул уңайдан район Советы, башкарма комитетының утырышлар залында башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин рәислегендә гадәттән тыш утырыш узды. Биредә прокуратура, полиция, гадәттән тыш хәлләр идарәсе вәкилләре, урынбасарлар, барлык өлкә җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчасы, мәдәният йорты мөдирләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырыш бер минут тынлык белән башланып китте. – Сәүдә үзәгендә булган аяныч хәлләр барыбызны да тетрәндерде. Шушындый күңелсезлекләргә юлыкмас өчен барлык саклану чараларын тагын бер кат тикшереп карап чыгарга кирәк. Керү, чыгу юлларын, электр җайланмаларын, кеше күп йөри торган урыннарда уяулыкны арттыру сорала, - дип ассызыклады Алмаз Гыйбадуллин. Гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков җитәкчеләр алдында янгынга каршы нинди чаралар күрелергә, нинди эшләр башкарырга кирәклеген искәртеп китте. Сакланганны Аллахы Тәгалә саклармын дигән. Һәрберебез дә уяу булыйк, күңелсезлекләр безне әйләнеп узсын, якыннарыбызны югалтмыйк!
Гүзәл Хилавиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев