Реклама
МӨҺИМ ТЕМА
Апаста гриппка каршы вакцинация башланды
Район буенча 11707 кешегә прививка ясау планлаштырыла.
(31 август, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Һава торышындагы сезонлы үзгәрешләрне кеше организмы җиңел генә кабул итә алмаска мөмкин. Көннәр суытканда грипп белән авырып китү ихтималы да зур. Шуңа күрә табиблар бүгеннән үк сәламәтлекне кайгыртырга, бу җаваплы чорга алдан ук әзерләнеп куярга чакыра. Район хастаханәсе мәгълүматларына караганда, бу сезонда барлыгы 11707 кешегә прививка ясау планлаштырыла.
“Быелгы көз аеруча җаваплы булачак. Чөнки гадәти грипп белән коронавирус йоктыру куркынычы янау хәлне тагын да катлауландыра. Шуңа күрә һичшиксез гриппка каршы прививка ясату мөһим. Бу барыннан да бигрәк гриппны яки аның нәтиҗәсендә килеп чыккан катлаулы чирне, өзлегүләрне булдырмау өчен бик кирәк”, - дип белдерде район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Талия Сафиуллина.
Вакцинаны теләгән һәр кеше бушлай ясата ала. Моның өчен авылларда фельдшер-акушерлык пунктларына, район үзәгендә поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиблар аны беренче чиратта халык белән тыгыз элемтәдә эшләүчеләргә, хроник чирләр белән интегүчеләргә, 60 яшьтән узган өлкәннәргә, йөкле хатын-кызларга, 18 яшькә кадәрге балаларга, студентларга ясатырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев