Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста гуманитар ярдәм җыю эше бара

Районда гуманитар ярдәм җыю эше дәвам итә.

(7 февраль, “Апастово-информ”).

  Шыгай авылы халкы да ярдәм чараларына кушылды. Алар клубта өй токмачлары кисеп, “Алга” яшүсмерләр клубына алып килде.

  Бүгенге көндә хәрбиләргә генераторлар, бензопычкылар, көрәкләр, квадрокоптерлар һ.б. кирәк. Җылы киемнәр, озак саклана торган азыклар, гомуми кулланыштагы әйберләр, шәхси гигиена чараларына ихтыяҗ зур. Күрсәтелгән әйберләрне һәм азык-төлекне “Алга” яшүсмерләр клубына алып килергә мөмкин. Теләге булган һәр кеше бу изге эштә катнаша ала. Акчаны күчерергә дә була. Андый мөмкинлеге булмаучылар ярдәм кабул итү пунктындагы волонтерларга тапшыра ала.


Акча күчерү өчен карта: 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” банкы, Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы).
 


 Туган яктан чираттагы ярдәм 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан китәчәк. Бердәм һәм изге күңелле булуыбызны тагын бер кабат исбатларга мөмкинлек бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев