Апаста гуманитар ярдәм җыюга гаиләләр кушыла
Районнан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм февраль азагында китәр дип ниятләнә.
(21 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Ярдәм җыю эшенә гаиләләр дә кушыла. Апастан Насыйбуллиннар гаиләсе бу юлы да ярдәмнән читтә калмады. Алар иң беренчеләрдән булып изге эштә катнашты.
“Бер генә ярдәмнән дә читтә калган юк. Егетләребезгә көч бирү тыныч тормышта яшәүчеләрнең бурычы”, - ди Гөлнур апа Насыйбуллина.
Бүгенге көндә хәрбиләргә генераторлар, бензопычкылар, көрәкләр, квадрокоптерлар һ.б. кирәк. Җылы киемнәр, озак саклана торган азыклар, гомуми кулланыштагы әйберләр, шәхси гигиена чараларына ихтыяҗ зур.
Күрсәтелгән әйберләрне һәм азык-төлекне “Алга” яшүсмерләр клубына алып килергә мөмкин. Теләге булган һәр кеше бу изге эштә катнаша ала. Акчаны күчерергә дә мөмкин. Андый мөмкинлеге булмаучылар ярдәм кабул итү пунктындагы волонтерларга тапшыра ала.
Акча күчерү өчен карта: 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” банкы, Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев