Апаста “Йолдызлык-Созвездие” фестиваленең зона өлешендә катнашу өчен чыгышлар сайлана
Әлеге уңайдан районга фестивальнең генераль директоры Дмитрий Туманов җитәкчелегендә жюри әгъзалары килде.
(2 февраль, “Апастово-информ”).
“Йолдызлык-Созвездие” республикакүләм фестиваленең зона туры быел Апаста узачак һәм ул Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана.
Яшь йолдызчыклар бер-бер артлы сәхнәгә чыкты, патриотик җырларын, тынычлык, якты киләчәк турындагы шигырьләрен яңгыратты, очып-очып биюләре белән сокландырды, сөйләм осталыкларын күрсәтте.
“Йолдызлык” фестивале елдан-ел киң колач ала, иң матур, үзенчәлекле, зур күләмле проект булуы белән аерылып тора. Ул иҗади элитаны үстерә, яңадан-яңа талантлар ача. Ә иң мөһиме - балаларга бәхет, шатлык бүләк итә. Фестивальнең зона турын Апаста үткәрүгә теләктәшлек күрсәтеп, шартлар тудырганы өчен район башлыгы Айрат Җиһаншинга зур рәхмәт”, - диде Дмитрий Туманов.
Республика кунаклары балаларның чыгышларын карап, бәяләп утырдылар, киңәшләрен бирделәр, хаталарын төзәттеләр, теләкләрен җиткерделәр.
“Фестиваль быел үзенчәлеклерәк уза. Зона турына быел иң сәләтле балаларны республика кунаклары сайлый. Тәҗрибәле мәдәният әһелләренең киңәшләрен ишетү – балалар өчен зур мөмкинлек”, - диде районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.
Фестивальнең барышы белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова да танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев