Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста кабат ялгышучылар бар

Мошенниклык гамәлләре турында даими кисәтеп торуга карамастан, алар кармагына эләгүчеләр һаман очрап тора.

(9 ноябрь, “Апастово-информ“).


Иң күп алдану очраклары “банк хезмәткәрләре“ белән аралашудан килеп чыга. Мисал өчен, банк хезмәткәре исеменнән “сезнең банк картасы блокировкаланган, аны яңадан эшләтеп җибәрү өчен шундый-шундый мәгълүматлар кирәк“, дип шалтыраталар. Яки сезнең бурычыгыз күп җыелу белән куркыталар. Бик матур, ягымлы сөйләшүче әңгәмәдәшнең кем булуы ахырдан гына ачыклана шул. Бу вакытта инде соң була...
Соңгы көннәрдә бер райондашыбыз 190 мең акчасын мошенниклар кулына күчергән. Кич белән генә шалтырату кабул итеп алган. Аннан кушылган барлык биремнәр дә үтәлгән. Нәтиҗәсе – күңелсез. Бу хакта район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр иттеләр.
“Хөрмәтле райондашлар! Таныш түгел номерларны алмагыз. Алсагыз да, алар белән сагаеп кына сөйләшегез. Акча белән бәйле ниндидер карарлар кабул иткәнче, якыннарыгыз, банк хезмәткәрләре, хокук сакчылары белән киңәшегез“ , – ди эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Фәнис Шәрәфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев