Апаста кадрлар алмашы
Апас район Советының чираттан тыш утырышында кадрлар алмашы хәл ителде
(2 март, “Апастово-информ“).
Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров һәм Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин лаеклы ялга китте. Аларга район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр бирелде.
Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы булып, элек район Советы аппараты җитәкчесе булып эшләгән Илфир Гәрәев билгеләнде. Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы булып Марат Нуриев билгеләнде. Аларга эшләрендә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев