Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста “Кая үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит“ акциясе 15 мартта башлана

Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 15 марттан 26 мартка кадәр “Кая үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит“ акциясе уза.

(10 март,“ Апастово-информ).


Акция наркотик матдәләр әйләнеше тармагында җинаятьләрне, хокук бозуларны булдырмый калу максатында үткәрелә. Аның кысаларында балигъ булмаганнар һәм яшьләр күпләп җыела торган урыннарда контроль көчәйтелә, интернет челтәре сайтларына мониторинг ясала. Акциядә наркотиклар сатылуга бәйле мәгълүматы булган һәр кеше дә катнаша ала. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин белдерде.

“Район эчке эшләр бүлегенә (02, 21-5-75) яки прокуратурага (21-6-76) хәбәргә чыгарга мөмкин. Матур киләчәгебез өчен бергәләп көрәшик“, – диде Рамил Хәбибуллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев