Апаста кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашу узды
13 октябрьдә район мәдәният йортында кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен күчмә кабул итүләр һәм семинар-укулар узды.
(13 октябрь, “Апастово-информ“).
Биредә эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Абделганиев, район башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Даминов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча үзәк җитәкчесе Илнур Хәбибуллин катнашты.
Кабул итүләргә килүче эшмәкәрләр башкала базарларында сату, салымнар буенча үзгәрешләр, утка түләүләр хакында сораулар бирделәр һәм җаваплар, тәкъдимнәр дә кабул иттеләр.
“Мондый очрашулар бик кирәк. Чөнки эшмәкәрлек өлкәсендә һаман үзгәрешләр булып тора, яңалыклар керә. Эшмәкәрләр үз сорауларына җаваплар да алдылар. Республика дәрәҗәсендә чишелеш таләп иткән мәсьәләләр күтәрелде. Районда хәл итеп була торган сораулар кабул итүләрдә, очрашуларда район башлыгы ярдәмендә, җирлектә хәл ителә, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров.
“Кабул итүләр тәмамланганнан соң, район мәдәният йортының зур залында, 12.00 сәгатьтә семинар-укулар узды. Кече һәм урта бизнес вәкилләре чыгышлар тыңлады, үз эшләрен җәелдерү буенча тәҗрибә уртаклашты.
“Район халкыннан – эшмәкәрләрдән тәкъдимнәр күп килә. Бу яктан сезнең район бик актив, бүлешер, уртаклашыр тәҗрибәләре бар. Хәтта үз тәҗрибәләрен халыкка җиткерү өчен тырышулары белән аерылып торалар“, – диде спикерлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев