Апаста халык җыеннары бара
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин җитәкчелегендә, барлык өлкә җитәкчеләре катнашында Табар Черкене, Коштавылы, Югары Ындырчы, Болын-Балыкчы авылларында халык җыеннары булып узды.
Авыл җирлеге башлыклары үзара салым акчасын файдаланып, җирлектә агымдагы елда башкарылган эшләр белән таныштырдылар, 2020 елга куелган планнар белән уртаклаштылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе бүгенге көндә район буенча башкарылучы эшләргә тукталды. Алдагы елларга республикакүләм программалар нигезендә башкарылачак эшләргә аерым тукталды. Җыенда катнашучы абый-апалар үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар. Кайбер сораулар язып алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев