Апаста Халыкара гаилә көне уңаеннан кичә узды
Халыкара гаилә көне уңаеннан, кабат әти-әни булу бәхетен татыган гаиләләр тантаналы чарага чакырылды
ЗАГС бүлеге, район пенсия фонды бүлеге, мәдәният хезмәткәрләре көче белән алар өчен истәлекле кичә әзерләнде. Гаиләләр тантаналы шартларда Ана капиталы Сертификатлары алды. Аларга шулай ук гаилә корган яшь парлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләр бирелде. “Салават күпере“ балалар бакчасы тәрбиячеләре, Апас, Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан матур җырлар, биюләр, нәфис сүзләр бүләк ителде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев