Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста хастаханәдә дәваланучылар Яңа ел бүләге алды

Сәламәтлеге какшау сәбәпле, Яңа елны хастаханәдә каршыларга мәҗбүр булган райондашлар район башлыгы исеменнән бүләкләр алды.

(31 декабрь, ""Апастово-информ").



Ел гадәти генә үтмәде. Хастаханә хезмәткәрләренә зур һөнәри осталык, уяулык, көнне-төнгә ялгап эшләү таләп ителде. Яңа ел бәйрәмен дә хезмәт урынында каршылаучылар бар. Аларга рәхмәт сүзләре яңгырады.
Төрле чирләр сәбәпле, бәйрәмне хастаханәдә каршыларга мәҗбүр булган райондашлар да бүләкләр алды.
Быел авырулар белән очрашу, хәлләрен сорап, бүләкне кулларына бирү мөмкин түгел. Район башлыгының бәйрәм күчтәнәчләрен хезмәткәрләр тапшырачак. Баш табиб Алмаз Алиуллин шулай дип белдерде.
"55 бүләк алып килдек. Авырулар вакытлыча булсын, чирләр узсын. Барча райондашларга сәламәтлек телим", - диде районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев