Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста хуҗасыз этләргә чара күрелә

Казандагы махсуслашкан “Ветдом” оешмасы белән район башкарма комитеты аерым килешү төзегән иде

Бүген бу оешманың мобиль төркеме районга килде һәм хуҗасыз этләрне гуманлы юл белән аулау, ветеринария-кисәтү чаралары үткәрү, аларның баш санын көйләү эшенә кереште. Авыл җирлекләре бу хактагы халыктан кергән мөрәҗәгатьләр һәм гаризаларны район башкарма комитетына тапшырырга тиеш һәм бу эш район авылларында да планлы рәвештә расланган график буенча ел буе дәвам итәчәк, дип килешенде.

Бу хакта сорауларыгыз белән район башкарма комитетына һәм урыннардагы авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итә аласыз,-дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин.

Ришат Җамалиев.

 

 

Фото: pravdaurfo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев