Реклама
МӨҺИМ ТЕМА
Апаста коронавирустан катгый саклану таләбе куела
Район башлыгы Равил Хисаметдинов авыл җирлеге башлыкларына, оешма-предприятие җитәкчеләренә, халыкка мөрәҗәгать итеп, коронавирустан катгый саклану таләбен куйды.
(12 май, "Апастово-информ").
Соңгы мәгълүматлар буенча, районда коронавирусның 11 очрагы ачыкланган. Казан шәһәрендә 4 кеше дәвалана. 2 кешенең хәле уртача авырлыкта. Калганнар өй шартларында дәва ала. 227 райондашыбыз үзизоляциядә. Бу хакта район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева белдерде.
"Кибетләрдә, җәмәгать урыннарында битлек һәм перчаткадан йөрү мәҗбүри. Киң колачлы чаралар әлегә узмый. Балалар бакчалары ныклы тикшерүдә тора", - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев