Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста коронaвирустан саклану кирәклеген искәртәләр

Татарстанда коронaвирус үтеп керү нәтиҗәсендә махсус режим игълан ителде. Ул 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов санитар-эпидемиология режимының барлык таләпләрен катгый рәвештә үтәргә дигән бурыч куйды.

(16 март, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“). 



 
Районда әлегә чир таралу куркынычы юк. Шулай да саклык чараларын күрергә кирәк. Массакүләм спорт һәм мәдәният чараларын чикләү, халык арасында кисәтү эшләрен алып бару мөһим. Әлеге хакта чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров белдерде. 
 
Район үзәк хастаханәсе табибәсе Гөлсинә Гайнуллина да райондашларга үз киңәшләрен бирде. 
 
– Коронaвирус дигән йогышлы чир таралу уңаеннан, райондашларга чит илләргә чыкмаска, халык күп була торган урыннардан ераграк торырга киңәш итәм. Авырый торган кешеләр янына бармаска кирәк. Авыру кул аркылы, йөткергәндә, төчкергәндә эләгә. Шуңа күрә дә көнгә 2-3 тапкыр 5 минут дәвамында кер сабыны белән кулны юарга кирәк. Икенчедән, бинаны җыештырып, тузаннарын дымлы чүпрәк белән сөртеп тору, җилләтү мөһим. Маскалар киеп йөрү, суган, сарымсак ашау кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызгы саклагыз“, – ди табибә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев