Апаста кош гриппын кисәтү буенча узган киңәшмәдә саклык чараларын көчәйтү бурычы куелды
Иң элек Буа районындагы крестьян-фермер хуҗалыгында кош гриппы авыруы ачыклануы турында хәбәр иткән идек. Хәзер Мөслим һәм Чүпрәле районнарында да зыян күрүчеләр барлыгы мәгълүм булды.
(23 октябрь, “Апастово-информ“).
Районда башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Тугушев җитәкчелегендә әлеге чирне булдырмау максатыннан махсус комиссия оешкан. Әлеге комиссия чираттагы утырышын уздырды. Кош гриппы янаганда саклык чаралары көчәйтү бурычы куелды.
“Әгәр соңгы вакытта кош-корт сатып алган булсагыз, игътибарлы булыгыз. Үлә башласалар, ашыгыч рәвештә ветеринарларга мөрәҗәгать итегез. Документсыз товарны бөтенләй сатып алмаска киңәш итәбез“, – ди районның ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин.
Чир бездән еракта түгел. Райондашлардан уяулык һәм саклык сорала. Куркыныч чирне җәелдермәс өчен таләпләрне үтәү зарур. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев әнә шулай дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев