Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста «Куркынычсыз шәһәр” системасы челтәргә кушылды

Бу жәйдә Апаска керү-чыгу юллары, халык күп йөри, транпорт хәрәкәте көчле булган юл чатлары һәм урамнарга кояш батареялары белән автоном режимда эшли торган махсус күзәтү видеокамерлары системасы монтажланды. Бу киң колачлы системага заманча сыйфатлы, төнлә дә бар хәрәкәтне аерымачык яздырып баручы санлы режимда эшләүче бер йөздән артык видеокамера тупланган. Кадрлар он-лайн режимда район ЕДДС үзәк пультына килә, алар шулай ук Татарстанкүләм ЕДДС глобаль система, “Росгвардия“, МЧС диспетчер пунктлары видеомониторларына да китә.

“Куркынычсыз шәһәр“ видеосистемасы бүген Апаста тест режимында сынала һәм соңгы көйләү эшләре бара. Оператив хезмәтләр аның ярдәмендә берничә җинаятьне кайнар эздән ачырга өлгерде инде.

-Кеше күп була торган урыннарда, транспортта шикле, хуҗасыз әйберләргә юлыксагыз кичекмәстән бу хакта 21-5-75, 112, 02 телефонары аша район эчке эшләр бүлегенә шалтыратыгыз,-ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары-район полиция хезмәте җитәкчесе Фәнис Шәрәфуллин. -Уяулыкны югалтмыйк, районда көтелмәгән хәлләргә юл куймыйк!

Хокук сакчылары райондагы алтмышка якын мәчет-чиркәүләрдә, мәктәпләрдә, мәдәният биналарында күп кеше катнаша торган барлык чараларда да халык иминлеге сагында тора. Полиция участок инспекторлары исә төрле объектларның куркынычсызлык паспортлары нигезендә көндәлек оператив эш алып бара.

Район паспорт-виза хезмәте вазифалары да катлаулы һәм бик җаваплы. Районыбызга яшәргә, вакытлы эшкә яки кунакка кайткан чит ил гражданнары аларның очлы күзеннән читтә калмый.

-Быел мәсәлән бу хезмәт аша бер йөздән артык чит ил граҗданы теркәлде һәм документлары оператив электрон базага кертелде,-ди бу хезмәт җитәкчесе Гөлназ Хәбибуллина. –Авыл җирлекләре белән бик актив эшләү үз нәтиҗәләрен бирә. Закон бер һәм ул һәркемгә бертигез, диләр хокук сакчылары.

Ришат Жамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев