Апаста кыр эшләре дәвам итә
“Свияга” агрофирмасы басуларында быел җитәкчеләр бүлекчәләргә чыгып, алдынгы комбайн экипажларына егермегә якын “кыр премиясе” тапшырды инде. Чираттагысы бүген, төш вакытында “Апас” бүлекчәсенең алдынгы экипажы-әтиле-уллы Ирек һәм Алмаз Юзеевларга бирелде.
-Бу минем өчен юбилейлы урак, егерменче ел кырда иген суктырам,-диде гаилә башлыгы. –Бүләк алуы бик күңелле, шулай күңелебезне күрүчеләргә зур рәхмәт!
Бу булдыклы экипаж быелгы сезонда 6000 центнер ашлык суктырып алды. Урак ахырына 1000 тонна ашлык суктырып алу бурычын да шулай сыйфатлы эшләп үтәргә язсын үзләренә!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев