Апаста Лев Толстой бюсты да булачак
Татарстан Президенты фәрманы нигезендә тууына 190 ел уңаеннан 2018 ел республикабызда шөһрәтле язучы Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде
Аның иҗат юлы, тормышы Казан белән дә бәйле.
Шул уңайдан Апасыбызда да шактый күләмле вакыйгалар көтелә. Үзебезнең җирле скульптор, 60 яшен яңа гына каршы алган Вячеслав Носов район башлыгы тәкъдиме белән аның бюстын ясауны төгәлләп килә. Беррәттән татар халкының танылган мәгрифәтчесе, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗәни сынын да эшли башлаган һәвәскәр сынчы. Бу көннәрдә аларны урнаштыру урынын билгелиләр. Димәк, Россия, Татарстан, Апасыбыз тарихында тирән эз калдырган шәхесләрне барлау дәвам итә!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев