Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста өлкәннәр арасында шашка-шахмат ярышлары узды

Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге Россия пенсионерлар берлеге һәм Пенсия фонды бүлеге белән берлектә “Өченче буын” вәкилләре өчен шашка-шахмат турниры уздырды.

(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).



Бәйгедә 55 яшьтән узган хатын-кызлар, 60тан өлкән ир-атлар катнашты. Чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Җиңүчеләр Буада зона ярышларында көч сынашачак. Бу хакта районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.

Ярышка өлкәннәр теләп килде. Рәхәтләнеп аралашты, сөйләште, ярышты, тәмле чәйләр эчте алар. Универсал спорт залына гармун моңнары таралды. Зур Күккүздә яшәүче Радик абый Сабиров зирәклектә ярышучы чордашларын яшьлекләренә алып кайтты.
“Ярышларны көтеп алабыз. Үзе бер бәйрәм бит ул. Җиңсәк тә, җиңелсәк тә күтәренке күңел белән кайтабыз“, – диде Апастан Мәрьям апа Хәйрова.
Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, районның Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, Россия пенсионерлар берлегенең район бүлеге җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин, районның балалар һәм спорт мәктәбе директоры Ринат Шәяхмәтов катнашты һәм чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев