Апаста махсус комиссия кибетләрне тикшерүен дәвам итә
Халык сорауларын күздә тотып һәм кибетләргә товарларның үзвакытында, кичектергесез килеп торуын тикшерү, бәяләрне контрольдә тоту максатыннан, районда махсус комиссия эшли.
(25 март, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”)
Әлеге комиссия вәкилләре әледән - әле кибетләргә чыгалар, үз күзләре белән карап-тикшереп, товарларның бәяләрен, аларның сатуда булуын хисап кәгазьләренә теркәп баралар.
Бу юлы алар Свияжск бистәсе, Каратун кибетләрен әйләнеп чыктылар. Кибет киштәләре товар белән тулы тора. Сөт-каймак, ярмалар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, көнкүреш һәм башка товарларның күп төре бар.
“Халыкның төрле холыклысы бар. Кайбер кеше хис-тойгыга бирелеп, карабодай-дөгене күпләп ала. Шулай да борчылырга кирәкми. Ярмалар кибетләргә өстәлеп, кайтып тора. Халык канәгать”, - дип фикерләрен белдерделәр сатучылар Рузия Исмәгыйлева һәм Альбина Абдрахманова.
Комиссия вәкилләре шулай ук кибетләрдәге язу, эш почмакларының Закон буенча ике дәүләт телендә булырга тиеш икәнлеген дә искәртеп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев