Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста мәдәният хезмәткәрләренең киңәшмәсе узды

Апас мәдәният хезмәткәрләре еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады һәм киләчәккә бурычлар билгеләде.

 Район башкарма комитеты җитәкчесенең мәдәни һәм милли мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мингазиев мәдәният учакларында төрле түгәрәкләр эшчәнлеген җанландыру, халыкны җәлеп итү, төрле грант һәм бәйгеләрдә актив катнашу бурычын куйды. Шулай ук авыл җирлекләренең хисап концертлары башланып китәчәген дә белдерде. Борнаш халык театры коллективын район сәхнәсендә күрү беләге барлыгын әйтте. Район мәдәният йорты методистлары һәр җирлеккә куратор итеп билгеләнде. 
Һәр бүлек җитәкчеләре эшчәнлекләрен яктыртты һәм уңышларга тукталды. 
Киңәшмә азагында күптән түгел генә олы юбилеен билгеләп узган Апас балалар сәнгать мәктәбе директоры Фатыйх Хисамов бүләкләнде, хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев