Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста мәдәният хезмәткәрләренең республикакүләм семинары узды

Апас, Кайбыч, Тәтеш, Яшел Үзән, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле, Югары Ослан районнары мәдәният хезмәткәрләре ике көн дәвамында танышкан, күргән яңалыкларга нәтиҗә ясадылар.

Кичә исә укулар Апас мәдәният йортында дәвам итте. Биредә ТР Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәгенең бүлек җитәкчесе Рита Дедюлева Татарстан халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы, аны ачыклау, саклау һәм актуальләштерү, төрле эш алымнарын куллану хакында сүз алып барды. Төшке аштан соң семинарда катнашучылар Югары Балтай, Олы Бакырчы авылларына юл тоттылар. Биредә аларга Урта Балтайның “Рәйхан” фольклор ансамбле “Боз китү” күренешен, ә Олы Бакырчының “Умырзая” фольклор ансамбле “Шәүкәт Галиев шәҗәрәсе белән танышу”дан өзек тәкъдим иттеләр. Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге белгечләре Лилия Җиһаншина һәм Ләйсән Гыйләҗева мастер-класслар күрсәттеләр. 
Семинар ахырында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Иске Әнәле мәдәният йорты җитәкчесе Альмира Сәлахова, Урта Балтай мәдәният йорты җитәкчесе Эльвира Җаббарова, Олы Бакырчы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Моталлапова Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәгенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге баш белгече Лилия Яфарова семинар укуларны уңышлы үткән хезмәткәрләргә укыганлык турында сертификатлар тапшырды. Районда барган “Мәдәни мирас” конкурсын оештыруда тырышлык күрсәткән Регина Мөхетдинова хезмәте дә билгеләп үтелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев биредә катнашкан мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткереп, эшләрендә уңышлар теләп, изге теләкләрен юллады. 
 

Ләлә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев