Апаста мини-футбол турниры үтте
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы тантана-Парадтан соң, 9 майда Апаста район беренчелегенә мини-футбол турниры үткәрелде.
Гадәткә кергәнчә, аңа бишенче ел рәттән “Ак барс Банк“ ның Апастагы филиалы иганәчелек итә. Банкның Апас бүлекчәсе директоры Илдар Нигъмәтҗанов бу юлы да матчларга зур бүләкләр белән килгән иде. Турнирда призлы урыннар яулаган Азбаба авылыннан ике, Апасның беренче яшләр командасына аларны иганәче үзе тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев