Апаста өмәләр дәвам итә
Җомга көн, өйлә намазыннан соң Апас халкын тау өстендәге мәңгелек йорт-зиратны чисталау өмәсенә чакырдылар.
Апас аграр көллияте куйган “КамАЗ“ белән шактый корыган агач, коры-сары, чүп-чар тиешле җиргә илтеп түгелде. Апасның “Рамазан“ мәчете имамы, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт өмәгә килгән барча халыкка рәхмәтен белдерде һәм аның әле соңгысы булмавын искәртте. Бу өмәдә аеруча район ветеринария берләшмәсе коллективы актив катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев