Апаста наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Киңәшмәдә яшьләр арасында начар гадәтләрне булдырмау юнәлешендә башкарылучы эшләр, сәламәт яшәүче рәвеше алып баруның мөһимлеген җиткерү мәсьәләсе ассызыкланды.
(6 декабрь, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Галләмова рәислегендә узган киңәшмәдә районның хокук саклау, мәгариф өлкәсе вәкилләре, табиблар катнашып, чыгыш ясадылар. Районда наркомания таралуга каршы тору мәсьәләләре буенча фикер алышынды, яшьләр арасында начар гадәтләрне булдырмау юнәлешендә башкарылучы эшләр, сәламәт яшәүче рәвеше алып баруның мөһимлеген җиткерү мәсьәләсе ассызыкланды.
- Үсеп килүче буынның сәламәтлеге – безнең уртак кайгыртуыбыз. Районда мәгариф һәм ял итү учреждениеләрендә актив профилактика эшләре алып барыла. Наркотикларга каршы көрәштә без барысын да эшләргә тиеш, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев