Апаста “нерест“ операциясе дәвам итә
Елда 25 апрельдән 10 июньгә кадәр, уылдык чәчкәнлектән, балыкларны тоту тыела. Әлеге тыю һәвәс кешеләр өчен Татарстанның министрлар кабинеты карары нигезендә эшләнелә. Карар судагы булган тереклекне саклау өчен барлык министрлыкларны һәм ведомстволарны берләштерә.
“Нерест“ операциясенең кагыйдәләре гади һәм закон таләпләрен үтәүче һәвәскәр балыкчылар өчен бик таныш: әлеге операция барышында балыкны бары тик коры җирдән һәм ыргаклары икедән артмаган бер генә кармак белән балык тоту рөхсәт ителгән.
Әлеге “нерест“ операциясе барышында Апас районыңың күлләре һәм елгаларында рейдлар үткәрелә. Рейдка без дә кушылдык.
“Быел һава торышы салкынчарак булды, балык тотучылар әллә ни күп түгел. Ләкин инде сеткалар белән балык тотучылар да булгалый. Аларны инде һәрдаим рейдлар үткәреп җаваплылыкка тартабыз. Рейдка төнлә дә чыгабыз, күлләрне саклап та кунган вакытлар булгалый. Битараф булмаган кешеләр дә үзләренең өлешләрен кертә биосферага зыян китермәскә. Балык тотучыларны да исемләп белеп бетердем инде, барысы белән дә профилактик әнгәмәләр үткәрәм“, - ди охотовет Дмитрий Тараканов.
Рейд барышында Апасның яр буен карадык, андага балыкчылар белән сөйләштек. Аларның сүзләренә караганда, балыкчылар үзләре дә “не спортивный“ метод белән балык тотучыларны өнәп бетерми, андыйларга очрасалар “кувып булса да җибәрәбез“, - диләр.
Шулай ук Кабы Копры якларында да булып кайттык. Монда безгә аучы Александр Макаров та кушылды. “Күпчелек бер үк кешеләр законны боза. Штрафлардан курыкмый торганнары да очраштыргалый“, - ди ул. Нихаять тәртип бозучы очрамады дип кузгалганда гына су буенда мотоцикл күренеп китте. Янына барганнан соң көймәсе дә күренде. “Ничек хәлләр, нишләп йөрисең монда“,- дигән сорауга себеркеләр җыярга килдем ди. Ә менә инде көймәдәге балык исе аңкып торган капчык башкасы турында хәбәр итә иде. Ә инде җыйган себеркеләре астыннан тоткан балыклары да яшеренгән иде. Һәм мона инде нәтиҗәсе. Сеткалары, көймәсе тартып алына. Һәр тоткан балыгы өчен штраф салына һәм протокол төзелә. Юньләп балык та тотылмаган, ә аның өчен штраф зурдан.
Айрат Аминов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев