Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста прививка ясатучылар саны 2 меңнән артты

Район үзәк хастаханәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 2035 кеше прививка ясаткан. 1534 райондашыбыз аның икенче компонентын алырга өлгергән. Якынча көнгә 33 кеше прививка ясату өчен медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә.

(1 июнь, “Апастово-информ“).


– Прививка – чирдән саклану өчен иң ышанычлы ысул. Коронавирус таралу куркынычын истә тотып, бу эшнең мөһимлеген аңларга кирәк. Билгеле булганча, коронавирус ниндидер хроник авыруы булган кешеләр өчен аеруча куркыныч. Шуңа күрә, үпкә, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм диабетка бәйле проблемалары булган кешеләргә мөмкин кадәр тизрәк прививка ясатырга киңәш ителә. Ләкин алдан табиб белән киңәшләшү мөһим, – ди районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте баш белгече Мөсәлим Бәширов.
Битлек кию режимы әлегә тәмамланмады. Җәмәгать урыннарында, кеше күп була торган җирләрдә, сәүдә нокталарында үзеңне сакларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев