Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста район башлыгы Кубок һәм призларына көрәш ярышлары бара

Апасның универсал спорт комплексында район башлыгы Кубок һәм призларына көрәш ярышлары бара. Бирегә Буа, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Чүпрәле, Казан шәһәренең яшь көрәшчеләре килде.

Шулай ук Апас районы егетләре дә бик күпләп катнашырга теләк белдерде. Барлыгы 160тан артык көрәшче бил алыша. Көч биреп торырга килгән якыннары да бихисап. 
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Республиканың көрәш федерациясе башкарма директоры, СССРның спорт мастеры Равил Хәйруллин, Халыкара милли көрәш буенча категорияле судья, спорт мастеры Рәфкать Җәләев, Казаннан килгән хөкемдар Атлас Гафиятов, Россиянең спорт мастеры, бик күп егетләрне спортка әйдәгән Ринат Гыйламов изге теләкләрен юллаганнан соң, ярыш башланып китте. Егетләр төрле үлчәү авырлыгында көч сынаша. 
Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллинга татарча көрәшне үстерүдә башкарган саллы өлеше өчен Татарстан Республикасының көрәш Федерациясе Президуымы һәм Республиканың меңләгән көрәшчеләре исеменнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-министр, Федерация Президиумы Рәисе Марат Әхмәтов имзалаган Рәхмәт хаты һәм кул сәгате тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев