Апаста район башлыгы сайланды
Апас муниципаль район Советы дүртенче чакырылышының беренче утырышы узды.
(23 сентябрь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Апас муниципаль район Советы дүртенче чакырылышының беренче утырышында район башлыгы һәм аның урынбасары сайланды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты вәкиле, “Ак барс“ банк идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе баш киңәшчесе Артем Абрамов катнашты. Шулай ук район башлыгы Равил Хисаметдинов, район башкарма комитеты рәисе һәм аның урынбасарлары, район Советы депутатлары, оешма-предприятие җитәкчеләре, район прокуроры, җәмәгать берләшмәләре вәкилләре чакырулы иде.
Утырышта яшь буенча иң өлкән депутат, Дәвеш авыл җирлегенең Апас муниципаль район Советы депутаты итеп сайланган Хәйдәр Булатов рәислек итте.
Район Советының беренче утырышында көн тәртибенә Апас муниципаль район башлыгын, район башлыгының урынбасарын сайлау һәм төрлеләр куелды. Республика вәкиле Зөфәр Гәрәев Татарстан Республикасы Президенты исеменнән муниципаль район башлыгы вазифасына Равил Хисаметдиновны тәкъдим итте.
–Районда бер ел эчендә күп эшләр башкарылды, район башлыгы җитәкчелегендә күп уңышларга ирештегез. Үзгәрешләр күз алдында. Бер ел эчендә 840 миллион сумлык эшләр башкарылган. Мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, спорт мәйданчыклары төзелә һәм яңара. Эшмәкәрләргә зур ярдәм күрсәтелә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә күркәм нәтиҗәләргә ирештегез. Яңа техникалар алдыгыз. Киләчәктә дә уңышлар сезгә, – диде Зөфәр Гәрәев.
Депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән, бер тавыштан район башлыгы итеп Равил Хисаметдиновны сайладылар.
–Миңа ышанычыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Район башлыгы вазифасын кабул итеп алу – райондашлар алдында зур җаваплылык. Ышанычыгызны аклар өчен барысын да эшләрбез. Бергә булып, бердәм булып яшәргә язсын, – диде район башлыгы.
Соңыннан Равил Хисаметдинов тәкъдиме белән, район башлыгы урынбасарын сайлау турындагы мәсьәлә буенча фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев