Апаста сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле балалар өчен чаралар уза
Психологик тренинглар тәкъдим ителә.
(9 декабрь, “Апастово-информ”)
Районның гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле яшь райондашлар өчен махсус тренинг-очрашу оештырганнар.
“Тренинг балаларны бер-берсе белән очраштырып, аралаштырып, алар арасында уртак эшчәнлеккә мотивация формалаштыруны максат итеп куйды”, - дип хәбәр итте районның гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев