Апаста сайлау участокларында хокук сакчылары эшли
Район эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, 57 сайлау участогында да хокук сакчылары эшли.
Район эчке эшләр бүлегенең 37 хезмәткәре һәм Эчке эшләр министрлыгы үзәк аппаратыннан 20 хезмәткәр тәртип саклауда үз өлешен кертә. Һәр участокта ДНД әгъзалары һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге вәкилләре хезмәт итә. Һәр участокта да металл эзләгечләр бар.
–Сайлаулар тыныч уза. Тәртип бозу очраклары күзәтелми, – дип хәбәр иттеләр безгә хокук сакчылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев