Апаста шагыйрә Эльмира Җәлилова катнашында шигырь кичәсе узды
Апасның Үзәк ял паркында мәдәни чаралар еш уза. Халык та кичне көтеп алып, бирегә ял итәргә килергә тырыша. 15 август киче тагын да үзенчәлекле узды.
Биредә шагыйрә, күп кенә җырлар авторы Эльмира Җәлилова катнашында шигырь кичәсе узды. Нәкъ шагыйрә әйткәнчә, айлы кичтә, саф һавада, кичке тынлыкны ерып тын музыка астында шигырь укылды. Автор күңеленә иң якыннарын тамашачыга тәкъдим итте. Арада мәхәббәт турындагылары да, тормышчан мәсьәләләргә кагылганнары да бар иде. Шигырь аңлаучыларны уйландырды, моңландырды, елатты да, елмайтты да Эльмира. Шигъри мизгелләрдән соң, районның мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Эльмира Җәлилова сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Әлбәттә инде, кичә азагында һәркем шагыйрә белән фотога төшәргә ашыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев