Апаста шикле сумка табылды
Район эчке эшләр бүлегенә пенсия фонды янында шикле сумка торуы хакында хәбәр керә.
Әлеге хәбәр җаваплы хезмәткәрләргә хәбәр ителә һәм тикшерү эшләре башлана. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тикшерү барышында, әлеге сумканың эчендә азык-төлекләр булуын, аны хуҗасы вакытлыча вокзал каршындагы урындыкка куеп торуын ачыклый. Сумканың хуҗасы табылды, аның эчендәге һәр әйбер тикшерелде, шикле нәрсәләр табылмады.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, шәхси әйберләрне очраклы җирләргә куеп калдырмаска киңәш итә. Ә инде шикле күренгән әйберләрне, нәкъ бүгенгечә, вакытында милициягә хәбәр итәргә кирәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев