Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан очрашулар узды

30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Бу уңайдан Апаста искә алу чаралары узды.

Район башлыгы Равил Хисаметдинов Иске Йомралыда яшәүче әлеге елларның шаһиты Рушания апа Галимҗанова янында булып, хәлләрен белеште, тормыш-көнкүреше белән танышты. Бүләген биреп, балачак хатирәләре белән уртаклашты.
Бу көнне Рушания апа хәтере белән кабат шул еллардагы вакыйгаларга әйләнеп кайтты. Хәтерендә сабый чакның әрнегән мизгелләре түкми-чәчми саклана.
Әтисен алып киткәндә Рушания апа 5 яшьлек була. Ялгыш барып ирешелгән бер сүз газизен гаиләсеннән, туган нигезеннән аера. Һәм чит җирләрдә соңгы сулышын алырга мәҗбүр итә.
–Әтиебез авылның иң актив кешесе иде. Ул газеталар алдырган һәм андагы хәбәрләр белән, тирмән тарттырганда, авыл халкын да таныштырып барган. Шул вакыттагы ялгыш барып ишетелгән бер җөмлә өчен аны гаиләдән, туган җирдән аерганнар. “Сираҗиның мылтыгы булырга тиеш“, - дип эзләгәннәре әле дә истә. Әниебез җәфалар чигеп аның янына йөрде, гаиләбез өчен тырышты. Бүгенгем шөкер итәрлек. Менә дигән улым, үземнән дә чая киленем бар. Алар тәрбиясендә яшим. Бүгенге хөрмәтегез өчен дә рәхмәт, - диде Рушания апа.
Күзләр тимәсен, 87 яшен каршыласа да, Рушания апа һаман да җитез, тирән белеме, зиһене белән сокландыра. Бик күп газета-журналлар, китаплар укый. Район, республика хәбәрләре белән дә хәбәрдар ул. Ул озак еллар сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән. Бүген дә авыл халкына киңәшче булып тора.
–Борчуларны күп кичергәнсез. Хезмәт юлыгыз да сокланырлык. Сезгә башка борчулар килмәсен, исән-сау яшәгез, – диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев