Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста “татарча диктант” акциясе узды

“Татарча диктант” акциясенең төп максаты ул – татарча хаталарсыз язуның әһәмиятен арттыру һәм үз-үзеңнең орфографик һәм грамматик хаталарыңны тикшерү

 2018 елда мондый акция дөньякүләм 200 мәйданчыкта оештырыла. Апас районында төп мәйданчык Апас урта гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылды. Үз-үзен монда һәркем тикшерә алды. Диктантны Гүзәл Дәүләтшина укыды. 
Акциядә җитәкчеләр һәм Апас мәктәбе укытучылары, хезмәткәрләре катнашты. Шулай ук “татарча диктант”ка Апас муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Ильфир Гараев һәм район башкарма комитеты урынбасары Луиза Сафина да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев