Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста “Татарча диктант” яз акциясенә 600 дән артык кеше кушылды 

Апас урта мәктәбе, Үзәк китапханә, “Сәләт” балалар иҗат үзәге, аграр көллият һәм районның барлык мәктәпләрендә 600 дән артык кеше парта артына утырып татарча диктант язды. 

Быел дүртенче тапкыр оештырылучы акциягә хакимият вәкилләре, укучылар, укытучылар, оешма җитәкчеләре, гомумән, кемнең татарча диктант язып карыйсы килсә, шул катнашты. Апас урта мәктәбендә диктант язарга килүчеләрне милли киемнәрдән, ипи-тоз белән каршы алдылар. Диктант яздыручылар һәм укытучылар коллективының башларындагы калфаклары милли төс өстәде. Диктант язучылар биш сыйныф бүлмәсенә бүленде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина укытучы булып, әйтеп торып мәгънәле һәм эчтәлекле диктант яздырды. 
Апас үзәк китапханәсенең уку залында үткән “Татарча диктант“ акциясендә район авыллары китапханәчеләре һәм теләге булган бер йөзгә якын кеше катнашты. Иң беренче рәтләрдә утырган район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, урынбасарлары-Шамил Гаффаров, Рөстәм Мингазиев, район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев, район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова һәм башкалар Апас “Туган якны өйрәнү“ музее җитәкчесе Рәмис Ногманов әйтеп торуында “Мин кулыма китап алам...“ исемле диктантны төгәл вакытка сыешып яздылар һәм тикшерүчеләргә тапшырдылар. “Татарча диктант“ акиясендә катнашучы Расыйх Латыйпов, Миләүшә Вәлиуллина араларында иң өлкән яшьтә иде. 
“Сәләт“ балалар иҗат үзәгендә бу акциядә катнашучылар арасында иң яшь бәйгече Гүзәл Габдрахмановага 6 гына яшь. Катнашучылар арасында иң өлкән яшьтәге “укучы“, Россия пенсионерлар оешмасының Апастагы җирле оешма җитәкчесе Фәрит Кәлимуллинга яңа гына 80 яшь тулды. 
Диктантны Үзәк җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова әйтеп торып яздырды. 
Аграр көллият коллективы да акциягә тулы составта кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев