Апас районында "Татарстан Чаңгы юлы-2020" спорт бәйрәме узды
Ил күләмендә узучы чаңгы ярышларына 3000 меңнән артык апаслы кушылды
(Гүзәл Хилавиева, Апастово-информ)
Зур Күккүз авылында "Татарстан чаңгы юлы-2020" ярышлары узды. Ярышта мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары, өлкән буын, җитәкчеләр, гомүмән кем тели, һәркем катнаша алды.
Ярышка килүчеләрне район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров сәламләде. Һәрберсенә исәнлек-саулык, ярышта уңышлар һәм киләчәктә дә сәламәт яшәү рәвешен алып баруны теләде. "Бу спорт чарасы безнең төбәгебездә ел да үткәрелә, физик тәрбия бирү, үзеңә җаваплы карауны кечкенә чактан ук башларга кирәк һәм менә без шуны истә тотып, шушындый зур чарага җыелдык, һәрберегезгә дә уңышлар"-диде.
Оешмалар арасында җиңүчеләр:
1. Яруллина Фирүзә, Күккүз мәктәбе
2. Вәлиуллина Гөлназ, "Салават күпере" балалар бакчасы
3. Әхмәдуллина Гөлүсә, район үзәк хасаханәсе
1. Антонов Алексей, Күккүз авыл җирлеге
2. Гыйлметдинов Альмир, Биеш мәктәбе
3. Зарипов Фәнил, Күккүз авыл җирлеге
Укучылар:
1. Камалова Гүзәл, Зур Күккүз
2.Фәсхетдинов Ранис, Зур Күккүз
3. Җәләлиев Илмир, Зур Күккүз
Җитәкчеләр:
1. Садыкова Гөлнара
2. Сөнгәтуллина Гөлнара
1. Гәрәев Илфир
2. Фатрахманов Марат
Ветераннар:
1. Сабиров Гайса
2. Гыйсмәтов Хөҗҗәт
1. Бактикова Гөлсибә
2. Шиһабиева Венера
Ярышларда иң өлкән катнашучы Гыйсмәтов Хөҗҗәт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев