Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында һәркемгә игътибарлы булу бурычы куелды

Районда террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

(31 март, “Апастово-информ“).


Биредә комиссиянең эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Профилактика эшләрен көчәйтү бурычы куелды.

– Без янәшәбездә нинди кеше, нинди уй белән басып торганын белмибез. Халык күп тупланган урыннарда аеруча сак булырга кирәк. Балаларны да кечкенә яшьтән үк, нинди генә бинага алып керсәгез дә, анда керү-чыгу юлларын, запас чыгу юлларын карарга өйрәтегез, яшьләргә игътибарлы булыгыз, – диде террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе җитәкчесе Булат Гатиятуллин.

Райондагы милләтара дуслыкны тагын да ныгыту, төрле профилактик чаралар оештыру, халык белән очрашулар үткәрү, балалар арасында әңгәмәләр уздыру бурычы куелды. Балалар иминлеге, аларны сагалап торучы замана куркынычлары, интернет дөньясының яшь буынга ни дәрәҗәдә тәэсир итүе хакында сөйләшенде. Балаларны саклау, яклау, аңлау, аларны гел күз уңында тоту максат итеп куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев